Татарстан делегациясе Түбән Новгородка Бөтендөнья яшьләр фестивале слетына юнәлде.
Мәйданчыкка 120 илдән 2000 катнашучы җыелачак. Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 катнашучы һәм шул кадәр үк башка илләрдән катнашучылар көтелә. Анда студентлар гына түгел, яшь галимнәр, эшмәкәрләр, журналистлар, дизайнерлар, волонтерлар, спортчылар, мәдәният, мәгариф, халыкара мөнәсәбәтләр, креатив индустрияләр, фән, it, дәүләт идарәсе өлкәсендәге белгечләр дә булачак. Слет яшьләр арасындагы лидерларны, үз эшенкамил башкаручы осталарның очрашу урыны булачак. Бөтендөнья яшьләр фестивале слетында республиканы 29 кеше тәкъдим итәчәк.
Әлеге слет «яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез