«Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында беренче тапкыр Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән делегатлар катнашачак. Бу хакта матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаев әйтте.
Марс Тукаев билгеләп үткәнчә, бу форумның географиясе елдан-ел киңәя. Соңгы елларда форумга Хакасия, Амур өлкәсе вәкилләре дә кушылганнар иде. Быел тәүге тапкыр Россия составына кушылган яңа территорияләр Херсон һәм Запорожьедан да делегатлар киләчәк.
Марс Тукаев сүзләренчә, хәзергә форумга 1049 кеше теркәлү узган. Шуларның 902се ир-атлар.
Иң зур делегация Башкортстаннан. Күрше республикадан 119 кеше киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез