Җиде матчта бу. Ел саен фаворитлар сафында йөргән команда үз бозында узган биш очрашуның дүртесендә оттырды. Ә өчесендә алтышар алка керттерде. Көнчыгыш конференциядә арттан икенче урында барган команданың баш тренеры оттырган саен ниндидер чаралар күреләсен әйтсә дә, әлегә нәтиҗәсе күренми.
Казан командасы башта «Автомобилист», аннары «Металлург»ка бер үк 3:6 исәбе белән оттырып, «Нефтехимик»ка да җиңелгәч, матбугатта Әнвәр Гатиятуллинга хәлне яхшы якка үзгәртү өчен ике матчлык вакыт бирүләре турында хәбәрләр пәйда булды. Ни дәрәҗәдә дөрес мәгълүмат булганын раслый алмыйбыз. Ничек кенә булмасын, «Салават Юлаев»ка каршы узган уенны «Ак барс», ниһаять, үз файдасына төгәлли алды. Әмма Уфа командасына каршы узган очрашу ниндидер бәя бирерлек күрсәткеч була алмый. Күрше республиканың төп хоккей клубы акчасызлыктан интегә, төп уенчылары китте, составны исә яшьләр белән ямадылар. «Салават Юлаев» Көнчыгыш конференциядә соңгы урында бара.
Шулай да Казан уенчылары күңелдә бераз өмет уята алды. Ләкин ул өметләрне «Авангард» уенчылары пыран-заран китереп ташлады. Омск командасына каршы узган очрашуны «Ак барс» 30 нчы секундта ук алка кертеп башласа да, ахыры коточкыч булды. Әнвәр Гатиятуллин уенчылары бу юлы 1:6 исәбе белән оттырды. «Татнефть-Арена»дагы тамашачының очрашуны ахырына кадәр карый алмыйча кайтып китүе – хәзер гадәти хәл.
Аңлашыла инде, матчтан соң баш тренердан аның нәрсә эшләргә җыенуы турында сорадылар. Төгәлрәк әйтсәк, эшеннән китү-китмәве белән кызыксындылар: мондый адымга үзе барачакмы, әллә җитәкчелек әйткәнне көтәчәкме? «Ак барс»та икенче сезон эшләүче остаз, гаҗәп түгел, кистереп әйтмәде. «Минем дә, тренерлар штабының да тәҗрибәсе җитәрлек. Вазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булганын беләбез. Җанатарларны да аңлыйбыз», – диде ул. Баш тренер сүзләренә караганда, проблема тактикада түгел, ә аерым хаталардан гыйбарәт икән.
Баш тренер белән өлешчә килешергә дә була. «Ак барс»та барысы да хаталана: капкачылар күп керттерә, сакчылар ялгыша, ә һөҗүмчеләр алка кертә алмый интегә. Әйтерсең моңарчы бер-берсе белән чыгыш ясаган хоккейчылар түгел, әле генә тупланган команда. Узган ел бергә уйнаган егетләр ни өчен бозда бер-берсен аңламый башлады? Менә монысы инде – Әнвәр Гатиятуллин җавап табарга тиешле сорау. Ул җавап табылганчы, аңардан китү-китмәве турында сораулары гаҗәп түгел. Киләсе очрашуларны Казан командасы читтә уздыра. Башта «Барыс»ка каршы уйный. Аннары әлеге дә баягы «Металлург» һәм «Автомобилист» белән очраша.
Аның каравы «Нефтехимик» сөендерә. Түбән Кама командасы яңа сезонда «Ак барс»ны гына түгел, «Локомотив» белән «Автомобилист»ны да отарга өлгерде. Турнир таблицасында исә якташларыбыз дүртенче урынга күтәрелде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез