Олимпия чемпионы, танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова “Хранители времени” дигән боз тамашасының кабат Казанга әйләнеп кайтачагы турында белдергән. Бу хакта ул үзенең телеграмм-каналында язган.
– “Хранители времени” Казанга кайта! Озакламый бу хакта тәфсилләбрәк сөйләячәкмен һәм боз тамашасының кайчан күрсәтеләчәген игълан итәчәкмен, – дип язган спортчы.
Шоу тәүге тапкыр Казанда 2024 елның августында булган. Татарстан тарихы һәм традицияләренә багышланган тамашада татар биюләре күрсәтелгән. Алинәнең боз тамашасы продюсеры сыйфатындагы дебюты “Татнефть Арена”да узган. Озакламый булачак концерты да шушы ук мәйданчыкта узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез