Газетага язылу

Бозлавыкта егылып имгәнгән өчен компенсация алып буламы-юкмы икәнен аңлаттылар

Бозлавыкта егылып имгәнүчеләр җаваплы оешмалардан дәвалану чыгымнарын, эшкә сәләтсез вакытта югалтылган хезмәт хакын, реабилитация чыгымнарын таләп итүгә хокуклы. Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Депутат әйтүенчә, кешенең бозда егылып имгәнүенә бозлавык кына түгел, бәлки юлның иминлеге өчен җаваплы оешма да гаепле.

Свищев искәртеп үткәнчә, теге яки бу территориянең иминлеге өчен һәрвакыт билгеле бер оешма җавап бирә. Мәсәлән, күпфатирлы йортның ишегалды өчен – идарәче компания, кибет янындагы участок өчен – милекче (яки арендатор), тротуарлар, парк, тукталышлар өчен – торак пунктның администрациясе җавап бирә.

Шул ук вакытта, Россия Гражданлык кодексы буенча, без сәламәтлеккә китерелгән зыянны тулысынча каплауга хокуклы. Бу исә бозлавык аркасында зыян күрүче дәвалану өчен генә түгел, ә эшкә сәләтсез вакытында керми калган керемен, реабилитация чыгымнарын, юристка түләвен, мораль зыянны каплау хокукына да ия, дигән сүз.

Парламентчы әйтүенчә, хәзерге вакытта судлар мондый дәгъвалар буенча шактый ук зур күләмдә – 300, 350 мең сум һәм хәтта күбрәк тә түләтергә мөмкин.

Әмма компенсация алу өчен сәламәтлеккә китерелгән зыянны расларга: үзең егылган бозны фотога төшерергә, шаһитлар күрсәтмәләрен язарга, шулай ук дәвалану өчен киткән чыгымнарның чекларын җыярга кирәк, дип билгеләп үткән Свищев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре