Бозлы яңгыр, тайгак юллар һәм томан: һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтәләр

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге 13 ноябрьдә һава торышы кискен үзгәрүе турында хәбәр итә.

Синоптиклар кисәтүенчә, урыны белән бозлы яңгыр явуы, юлларда көчле бозлавык хасил булуы ихтимал.

Казанда мондый күренешләр төнлә һәм иртән фаразлана. Кайбер районнарда томан да булачак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе халыкка юлларда бик сак булырга киңәш итә. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәклеген искәртәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре