Газетага язылу

БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда соңга калсам, ни була? «ВТ» җавабы

Укучыларыбыз соравына «ВТ» җавап эзли.

Ракета яисә БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда эшкә соңга калган өчен миңа штраф сала алалармы?

Альбина Калиева. Казан

Казан мэриясе җавабы:

– Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексындагы 379 нчы маддәсе нигезендә,  хезмәткәр үз тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный торган эштән баш тарта ала. (Кодекста һәм башка федераль законда каралган очракларны исәпкә алмаганда.) Шулай ук Хезмәт Кодексының 216 нчы маддәсе нигезендә, хезмәткәр аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч барлыкка килгән очракта үз хезмәтен (вазыйфаларын) башкарудан баш тарта ала. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре