Беренче ысул - МАКС мессенджерында «РСЧС Республика Татарстан» рәсми каналына язылу. Монда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы турында, шулай ук уңайсыз һава шартлары һәм башка махсус режимнар турында барлык ашыгыч хәбәрләр оператив рәвештә җиткерелеп бара.
Икенче ысул - «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы»ның бушлай мобиль кушымтасын урнаштыру һәм аңа хәбәрләр җибәрергә рөхсәт итү. Бу очракта кулланучыга көчле тавыш сигналы белән хәбәрләр киләчәк, бу гадәти СМСлардан тизрәк һәм ышанычлырак. Шулай ук кушымта аша ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белешмәләр табарга мөмкин.
«БПЛА һөҗүме һәм ракета куркынычы турында сигналлар алганда куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш ителә: якындагы капиталь бинага, җир асты кичүенә, метрога, парковкага яки махсус җиһазландырылган сыену урынына барырга», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк, диелә ведомство хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез