Брянск өлкәсенә Украина һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Егор Ковальчук хәбәр итте.
«Украина Кораллы көчләре Суземкага (бистә, иск. Т-и) FPV-дроннар белән һөҗүм итте. Бер кеше һәлак булган, бер хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Зыян күрүче оператив рәвештә хастаханәгә китерелгән, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелгән», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Төбәккә һөҗүм вакытында самолет тибындагы 118 БПЛА бәреп төшерелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез