Краснодар краеның Северский районына пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә берничә кеше һәлак булган. Бу хакта 26 сентябрьдә төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте.
Кондратьев сүзләренчә, һөҗүм вакытында тагын бер кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Ул район хастаханәсенә озатылган, хәзер аның хәле авыр дип бәяләнә.
Губернатор һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашкан һәм зыян күрүчегә, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушкан.
Һөҗүм нәтиҗәсендә пилотсыз очкыч калдыклары торак йортка зыян китергән. Райондагы ике предприятие территориясендә дә янгын чыгу очраклары теркәлгән. Урында оператив хезмәтләр эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез