10 июль иртәсендә Ростов өлкәсендәге Таганрог шәһәренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән. Җирле хакимият мәгълүматлары буенча, төп һөҗүм диңгез портына туры килгән. Дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә порт территориясендә һәм административ бинаның түбәсендә янгын чыккан. Ике янгын да оператив рәвештә сүндерелгән, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Шәһәр башлыгы Светлана Камбулова хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл зонасына эләккән йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Вакыйга урыннарында ашыгыч хезмәтләр эшли, ә шәһәр халкына пилотсыз аппарат калдыкларын тапкан очракта аларга кагылмаска һәм бу хакта 112 хезмәтенә яки полициягә хәбәр итәргә киңәш ителгән.
Шул ук төндә күрше Азов шәһәрендә нефть продуктлары саклана торган ике объектта янгын чыккан. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь янгыннар булуын раслаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, янгыннарны сүндерү эшләре дәвам иткән.
Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү чорында Таганрогта гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез