Брянск янында поезд һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 97гә җиткән

Брянск өлкәсендә пассажир поездына күпер ишелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 97 кешегә кадәр җиткән.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, барлыгы 104 кеше зыян күргән, аларның җидесе һәлак булган.

Брянск өлкәсенең Выгонич районындагы теракт аркасында 2, 3 һәм 4 июнь төбәктә матәм көннәре дип игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, Брянск өлкәсендә күпер Климовтан Мәскәүгә баручы пассажир поездына төшә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре