Мәгълүмат җыюның җае бар. Башкалада БРИКС илләренең статистика хезмәтләре оешмалары җитәкчеләре очрашты. Алар тармакка бәйле замана таләпләре һәм үрнәк эш тәҗрибәсе турында фикер алышты.
БРИКС саммиты тәмам. Россиянең әлеге оешмада рәислек итү елы кысасындагы халыкара чаралар исә дәвам итә. 28–29 октябрь көннәрендә Казанда БРИКС илләренең статистика хезмәтләре оешмалары җитәкчеләре очрашуы уза. Чарада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.
– БРИКС илләренең статистика хезмәтләре җитәкчеләрен кабул итү – безнең өчен зур мәртәбә. Барлык илләрдә дә рәсми статистика дәүләт сәясәтен һәм идарәсен формалаштыруда мөһим корал булып тора, – диде ул.
Очрашу барышында яклар статистика алып бару алымнары, аларны камилләштерү турында фикер алышачак. Тармакны заманчалаштыруга аерым игътибар биреләчәк дип тә көтелә. Очрашуның төп нәтиҗәсе буларак 2024 елның статистик җыентыгын тәкъдим итәчәкләр.
БРИКС илләренә керә торган статистика хезмәте оешмалары 2010 елдан бирле еллык статистик җыентык нәшер итә. Ул мөһим социаль һәм икътисадый күрсәткечләрдәге үзгәрешләрне үз эченә ала. Аерым алганда, оешмага керә торган илләрдәге тормыш дәрәҗәсе, бәяләр индексы, эчке тулай продуктка бәйле үзгәрешләрне карап тикшерәләр. Агымдагы елда җыентыкны төзүдә БРИКСка кушылган яңа илләр дә катнаша.
– Быел ел саен үткәрелә торган әлеге очрашуда катнашучылар саны ике тапкыр диярлек артты, – диде «Росстат» җитәкчесе Сергей Галкин, бу елның 1 гыйнварыннан БРИКСка яңа илләр кушылуына ишарәләп. – Быел без мәгълүматлаштыру, кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләргә басым ясаячакбыз. Саннар теле ул – халыкара тел һәм барыбызны да берләштерә.
Көньяк Африка Республикасының Статистика хезмәте җитәкчесе урынбасары Эшвелл Дженнекер сүзләренә караганда, статистика без уйлаганнан күпкә тирәнрәк мәгънәгә ия. «Ул – кеше, икътисад һәм әйләнә-тирә мохит турында, – диде чит ил вәкиле. – Кешеләр дә, дөнья да үзгәрә. Шуңа күрә без дә замана таләпләренә җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, бүген күпчелек мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иткән статистларның сорауларына җавап бирергә ашыкмый. Шуңа күрә безгә мәгълүмат җыюның яңа алымнарын уйлап табарга кирәк. Бу мәсьәләдә үзара тәҗрибә алмашу мөһим».
Бу форсаттан, Иран тәҗрибәсе файдалы булырга мөмкин. «Без хәзер авыл хуҗалыгы тармагын исәпкә алу белән шөгыльләнәбез. Бу эштә рәсми теркәү белән беррәттән, күзәтүләрдән дә файдаланабыз. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы җирләрен югарыдан фотога төшерәбез. Фотосурәтләр ярдәмендә сыйфатлы, тәгаен мәгълүмат җыябыз», – дип сөйләде Иранның Статистика үзәге җитәкчесе урынбасары Сепиде Салехи.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында «Росстат» җитәкчесе Сергей Галкин белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада мәгълүмат җыю һәм аны анализлауның сыйфатына зур игътибар бирелә: цифрлы технологияләр гамәлгә керә, статистика хезмәтләре белән министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль органнар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылган. Моның нәтиҗәсе буларак, очрашу барышында «Татарстанстат»ның эшне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез