БРИКС берләшмәсенә 35 илнең керергә ниятләвен әйткәннәр

БРИКСка керү өчен 35 дәүләт гариза тапшырган. Шул ук вакытта Казанда берләшмәгә яңа илләрне алмаганнар әле. Бу хакта “ТАСС” Иран тышкы эшләр министры Аббас Арагчи сүзләренә таянып яза.

“БРИКС дәүләтләре башлыклары Казанда 30-35 дәүләтнең берләшмәгә керү үтенече буенча әлегә яңа әгъзаларны кабул итмәү турында карарга килгән, ә кайбер илләр БРИКСка партнер сыйфатында кушылачак”, – дигән Арагчи.

«Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков, БРИКСка берьюлы бик күп илләрне кабул итү мантыйкка туры килми, дип белдергән. Аның әйтүенчә, юкса берләшмә сүлпән структурага әйләнеп, эшкә сәләтен югалтырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре