БРИКС Казаны: «ВТ» хәбәрчесе башкала урамнарын әйләнеп кайтты

«Казан әле, Казан уянмаган…» БРИКС саммиты башланган көн шушы шигырь юлларын искә төшерде. Башкала урамнарында тынлык урнашты: төзелеш эшләре тукталды, юллар бушады, халык та өйдән чыкмаска итте булса кирәк. «ВТ» хәбәрчесе, буш урамнарны әйләнеп, очраган кешеләр белән аралашып, зур сәяси вакыйга уза торган Казаныбызның «кәеф»ен белеп кайтты.

Тынычлык

Саммитка бәйле чикләү-үзгәрешләр турында беренче генә язуыбыз түгел. Билгеле булганча, Казанның үзәк урамнарында хәрәкәт итү чикләнде, дүшәмбедән мәктәп укучылары каникулга чыкты, урта һәм югары белем бирү йортлары дистантка китте. Башкала халкы игътибар итми калмагандыр: яллардан бирле шәһәр урамнарында хокук сакчыларының саны бермә-бер артты. Барысы да – иминлек хакына.

– Хокук сакчыларының болай күп булуы башта шикләндерсә, хәзер күз ияләнеп килә инде, – ди Казанда яшәүче Алсу Хәкимуллина. – Безнең оешма дүшәмбедән читтән торып эшләү режимына күчте. Кибеткә генә чыгуым, болай өйдә торабыз. Иртән, гадәтләнгәнчә, «бөке»ләрне барлап чыктым бүген. Шаккатмалы! Юллар чип-чиста. Соңгы тапкыр мондый хәлне пандемия вакытында күргән идек.

Бу көннәрдә Казан халкына мобиль интернет эшендәге өзеклекләргә дә сабыр итәргә туры киләчәк. Әлеге вакытлыча кыенлыклар да БРИКС саммиты вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле.

Күрше хакы

Мөмкинлеге булган кешеләр Казаннан китәргә ашыкса, туристларны саммитка бәйле үзгәрешләр куркытмаган. Үзәк урамнардан атлаганда, гадәттәгечә төркем-төркем үк булмаса да, берничә туристны очраттык.

– Казанга килеп, Кремльне күрә алмавыбыз гына бераз кәефне җибәрде, – ди Түбән Новгородтан килгән Андрей. – Читтән булса да карап үтәбез. Каршеринг алмакчы идек тә, шәһәрнең туристлар арасында популяр булган урыннарына машина белән барып булмый. Шуңа Казанны җәяүләп урыйбыз.

Казанга алар поезд белән килгән. Ниндидер тоткарлыклар белән очрашмаганнар, Андрей хокук сакчыларының тәфсилләп тикшерүләрен генә билгеләп үтте.

Поезд, димәктән, БРИКС көннәрендә Татарстан башкаласына килгән делегатлар саммитның төп мәйданчыгы «Казан Экспо»га тоткарлыксыз барып җитсен өчен, 176 өстәмә электричка йөри башлады. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков әйтүенчә, поездлар 20 минут саен килеп торачак, саммитта катнашучылар исә бушлай йөри алачак.

Сүз уңаеннан, үзгәреш җилләре вокзалларны да урап узмады. «Казан-1» вокзалында рәсми делегацияләрне каршы алу өчен VIP-заллар барлыкка килде.

Мәдәни чигенеш

Дөнья күләмендә әһәмияткә ия булган сәяси вакыйгалар белән беррәттән, БРИКС Казанында мәдәни чаралар да уза. Әйтик, Татарстан Милли музеенда «Китайские коллекции музеев России» күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Милли музее, Көнчыгыш халыклары сәнгать музее, «Петергоф» дәүләт музей-тыюлыгы, Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Бурятия һәм башка төбәкләрдәге милли музейлардан җыелган экспонатлар тәкъдим ителгән. Тарихи күргәзмә әле 3 февральгә кадәр эшләячәк. Күреп калырга өлгерәбез, кыскасы.

Саммит көннәрендә Казан Кремле дә үзенчәлекле төсләр белән яначак. БРИКС уңаеннан Кремль диварында утлы шоу-тамаша күрсәтәләр. Анда БРИКС илләре вәкилләре телләрендә сәламләү сүзләре дә язылган.

Дөньяның төрле почмакларыннан килгән ил лидерлары мөһим карарлар кабул иткән арада, Татарстан башкаласында тормыш әнә шундый рухта дәвам итә. Чикләүләр – вакытлыча күренеш. Зур кунаклар көткәндә үзгәрешләр кичергән шәһәр һәм аның яңартылган инфраструктурасы үзебезгә кала лабаса!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре