БРИКС саммиты сәбәпле, бүген Казанның көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентлары дистанцион укуга күчте. Мондый форматта уку 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта Казан федераль университеты элегрәк дистанцион укуга күчте — 1 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр студентларны мөстәкыйль эш рәвешендә теоретик укыту чоры билгеләнде.
«Укытучылар интернет-платформаларда студентлар белән атна саен консультацияләр үткәрә, студентларны әзерләү сыйфатын тикшерә, теоретик белем бирү барышына төзәтмәләр кертәчәк», — диелгән университет хәбәрендә.
Теоретик укулар тәмамланганнан соң 18 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр КФУ студентлары каникулда була. 1 ноябрьдән алар тулы күләмдә көндезге дәресләргә керешәчәк.
БРИКС саммиты сәбәпле, Казан мәктәпләрендә нәтиҗәсендә көзге каникул көне үзгәртелде. Укучылар 21-28 октябрь көннәрендә ял итә. Татарстанның башка муниципалитетлары мәктәпләрендә көзге каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез