БРИКС саммитын 8 миллиардтан артык кеше күзәткән

Казанда узган БРИКС саммиты турындагы хәбәрләрне дөнья күләмендә 8,2 миллиард кеше күзәткән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган саммит нәтиҗәләренә багышланган брифингта әйттеләр.

"Бик кызыклы сан китерәм: Казанда узган БРИКС саммиты турындагы хәбәрләрне мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә дөнья күләмендә 8,2 миллиард кеше күзәткән. Җир шарында 8,170 миллиард кеше яшәвен исәпкә алсак, дөресен генә әйткәндә, Казан, Татарстан, саммит турындагы хәбәрләрне бөтен дөнья караган", - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров.

Мәгълүмат чараларында БРИКС саммиты турында - 61 мең, социаль челтәрләрдә - 418 мең хәбәр чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре