Казанда узган БРИКС саммитына иң зур делегация Кытайдан - барлыгы 560 кеше килгән.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында саммит нәтиҗәләренә багышланган брифингта әйттеләр.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, саммит көннәрендә Татарстан башкаласына 42 делегация килгән. "Бу - чит ил делегацияләре һәм халыкара оешма вәкилләре", - диде ул.
Иң зур делегация - Кытайдан (560 кеше) килгән. Икенче урында - Һиндстан делегациясе (260 кеше). Төркия делегациясе (237 кеше) исә өченче урында. Безгә килгән кунаклар саны буенча беренче бишлектә Венесуэла (228 кеше) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (198 кеше) дә бар.
"Бездә иң озак торган делегацияләр исемлегендә исә Көньяк Африка Республикасы, Кытай, Бразилия, Куба, Эфиопия, Үзбәкстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар", - диде Рөстәм Гафаров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез