БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 70 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Ислам Фәлахов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.
«Бу ярышларга бик озак әзерләндек. Гәрчә көрәш сезоны башланганда ук әзер булсам та, БРИКС уеннарында тагын да яхшырак формада катнашам. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казахлар лаеклы көндәшләр икән. Җиңел булмады. Ләкин авыррак булган саен җиңүнең дә кадере арта. Көрәш – ул минем тормыш рәвешем. БРИКС уеннарындагы көрәш ярышларына эләгүемә бик шатмын. Чөнки көндәшлек бик көчле иде. Өстәвенә, бу – тарихта беренче шундый ярыш. Әле ял көне Дөнья чемпионатында көрәшәсе бар. Бераз авыр, әмма бу – безнең эшебез. Көрәшәбез, Алла боерса!», – диде ул.
Ислам Фәлахов финал алышында Үзбәкстан вәкиле Азизжон Азимжоновтан өстен чыкты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез