БРИКС Уеннары катнашучылары Корбан бәйрәмендә катнашты

Казанда уза торган БРИКС Уеннарының катнашучылары Корбан бәйрәмендә катнашты. Алар башкаланың Гадбрахман Утыз-Имәни исемендәге Ал таң мәчетендә бәйрәм намазында булды.  

Спортчылар шушындый изге көнне уздыру мөмкинлеген тудырган өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте.

– Корбан - мөселманнар өчен мөһим бәйрәм. Россия үзәгендә була торып та, шушындый бердәмлек хисен тою бик рәхәт, - диде каратэ буенча Бахрейн җыелма командасы тренеры Мөхәммәд Ларби Бумезбе.

Намазда 100дән артык катнашучы булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре