БРИКС уеннарында җиңгән Динар Кәримуллин: «Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде»

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 75 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Татарстан көрәшчесе Динар Кәримуллин «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде. 

«Бу ярышларга егетләр белән ел буе әзерләндек. Шөкер, нәтиҗәсе булды. Көндәшләр бик көчле булуына карамастан, үз дигәнемә ирештем – җиңдем. Финалда бил алышу авыррак иде. Чөнки төрле ил егетләре төрлечә көрәшә, аларның алымнары үзенчәлекле. Ияләшергә, һәркайсының җаен табарга кирәк. БРИКС уеннарында үзебезнең көрәшне тәкъдим итү – сөенеч һәм җаваплылык. Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде дип саныйм», – диде ул.

Динар Кәримуллин финал алышында Кыргызыстан вәкиле Хәбибулло Тынычтык уулыдан өстен чыкты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

татарча көрәш БРИКС уеннары

Көн хәбәре