БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
СИБУР «Нефтехим»ның яңа һава бүлү җайланмасында (ВРУ) төзү-монтажлау эшләрен төгәлләп килә. Сәгатенә 32 мең м³ азот җитештерә торган яңа корылма 40 еллык тарихы булган җайланмалардан ике тапкыр куәтлерәк. Ул Татарстанда компаниянең мөһим инвестиция проектларын азот белән тотрыклы тәэмин итәчәк.
Катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Биредә нәтиҗә ясадылар, киләчәк турында сөйләштеләр, республика табынын кайгыртучы алдынгыларны бүләкләделәр.
Казанның Киров районы 321 нче номерлы балалар бакчасында узган «Җырлы-биюле татар халык уеннары» фестивале милли телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге өчен җан атып эшләүче тәрбиячеләргә карата соклану һәм горурлану хисе уятты.
Моннан өч ел элек мәктәпләргә хезмәт тәрбиясе кире кайтты. Ә аңа кадәр әти-әни ризалыгыннан башка балалардан такта сөрттерергә дә, идән юдыртырга да ярамады. Бакчада җир казу, чүп утау, басуда бәрәңге чүпләү турында әйтәсе дә юк.
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр. Шуннан чыгып, без яшәгән заманга бәя бирелер. Ә ниндирәк мирас булыр икән ул? Кайбер фикерләргә, казанышларга күз салыйк әле.
«Аһ, нинди матурлык! Заманча комплекс диярсең!» – яңартылган ремонт-механика заводы бусагасын атлап керүгә, «Нефтехим»ның тәҗрибәле җитәкчеләре һәм беренче төзүчеләр шулай дип соклануларын яшерә алмады.
Дөрес туклану – сәламәтлеккә һәм зифа буй-сынга тәүге адым. Тик «дөрес» ризыклар арасында да төрлесен очратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының 2026 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үтәлеше, салымнар керү динамикасы, илкүләм проектларны тормышка ашыру, 2027–2029 елларга бюджет һәм башка финанс өлкәсе мәсьәләләре турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән сөйләштек.
Фикер өстәү
Фикерегез