Бүген Казанның «Ак барс» спорт сараенда БРИКС уеннары кысасында көрәш ярышлары узды. Көрәшчеләр 10 үлчәү авырлыгында бил алышты. Алтын медаль яулаучылар арасында Татарстан егетләре дә бар.
Җиңүчеләр исемлеге:
60 кило авырлыкта - Алексей Абрамов (Россия, Татарстан);
65 кило авырлыкта - Артур Хәкимов (Россия, Ульян өлкәсе);
70 кило авырлыкта - Ислам Фәлахов (Россия, Татарстан);
75 кило авырлыкта - Динар Кәримуллин (Россия, Татарстан);
80 кило авырлыкта - Артур Зөлкарнаев (Россия, Башкортстан);
85 кило авырлыкта - Ранис Галимуллин (Россия, Татарстан);
90 кило авырлыкта - Азат Гәбдрашитов (Россия, Татарстан);
100 кило авырлыкта - Руслан Рәфыйков (Россия, Татарстан);
130 кило авырлыкта - Радик Сәлахов (Россия, Татарстан);
130+ кило авырлыкта - Ранис Гыйләҗетдинов (Россия, Татарстан)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез