БРИКС вакытында Казанга хакерлар тарафыннан тиңе булмаган хөҗүм ясалган

БРИКС саммиты вакытында Казанга хакерлар тарафыннан моңарчы тиңе булмаган һөҗүм ясалган. Бу хакта саммит йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.

"Саммит көннәрендә секундына 175 миллион запрос ясалды. Чагыштыру өчен, "Киләчәк уеннары" вакытында әлеге күрсәткеч секундына 1 миллион тәшкил итте", - диде ул.

Шамил Гафаров әйтүенчә, безнең мәгълүматлаштыру системасы сынатмады. "Хөкүмәт һәм банклар инфраструктурасына моңарчы тиңе булмаган һөҗүм ясалды", - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, гадәттән тыш хәл китереп чыгармауны республика белгечләре тәэмин иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре