БРИКСны киңәйтү мәсьәләсе Казандагы саммитка кадәр кичектереләчәк

БРИКСны киңәйтү мәсьәләсе Казандагы саммитка кадәр кичектереләчәк. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Рябков белдерде.

Беренче чиратта, сәясәтче фикеренчә, күптән түгел генә төркемгә кушылганнарны интеграцияләргә кирәк. Икенче мөһим критерий - дәүләт-партнерлар категориясен эшләү, аларның исемлеген формалаштыру. Рябков ассызыклаганча, БРИКС әгъзалары санын ике тапкырга арттыру - теләсә кайсы халыкара структура өчен тиңдәшсез вакыйга дип атарга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.

Бүгенге көндә БРИКСка тугыз ил керә: Бразилия, Россия, Һиндстан, КХР, Көньяк Африка, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм Эфиопия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре