«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына биргән аңлатмасында шул хакта хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, сишәмбе көнне Казанда температура -25 градуска, Чаллы һәм Әлмәттә -30 градуска кадәр түбәнәер дип көтелә.
«Салкын һава торышы җомгага кадәр хакимлек итәчәк. Һәм бары тик җомгада, көннең икенче яртысында гына температура күтәрелә башлаячак. Температура янә кисәк күтәрелә. Казанда җомга көнне кар явачак һәм температура 0 градус, Әлмәттә исә -5..-7 градус тәшкил итәчәк», - дип белдерде Шувалов.
Шул рәвешле, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе атнаның иң салкын көннәре булыр, ә җомгада температура кинәт күтәрелер дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез