Газетага язылу

Бу атнада Казанда язгы ярминкәнең соңгы көне узачак

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.

Бу атнада 26 апрельдә язгы ярминкәнең соңгы көне була. Анда, гадәттәгечә, республика фермерлары, кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән натураль һәм сыйфатлы продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Узган шимбәдә Казандагы ярминкә мәйданчыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов карап чыккан. Ул Фучик урамындагы, Җиңү проспектындагы һәм «Казан» агросәнәгать паркындагы сәүдә мәйданчыкларында булган, продукциянең төрлелеген бәяләгән, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашкан.

«Алты атна дәвамында узган ярминкә нәтиҗәләре буенча, 552,6 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, 113,1 тонна үлчәүле сөт, 180,1 тонна шикәр, 1044,3 мең данә тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит (шул исәптән 302,4 тонна сыер ите)», – дип хәбәр ителә министрлык сайтында.

Ярминкәләр уздыру өчен 5 576 транспорт чарасы җәлеп ителгән.

Ике атна эчендә ярминкәләргә 550 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе китерү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бурычларын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре