Татарстанда антициклон йогынтысында җиңелчә генә суык һава урнашты. Пәнҗешәмбегә бераз җылыта.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 25 мартта көндез -5...-10, төнлә -12...-17, урыны белән -22 градуска кадәр салкын көтелә. Явым-төшем булмаячак. Пәнҗешәмбе – 26 гыйнварда температура бераз күтәреләчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -2...-7, төнлә -8...-13, урыны белән -17 градус күрсәтәчәк.
Башлангыч фаразлар буенча, җомга һәм шимбә – 27-28 гыйнварда республикада урыны белән аз гына кар явып үтәчәк. Җиңелчә салкын һава сакланып кала: көндез термометрның терекөмеш баганасы -5...-10, төнлә -11...-16 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез