Россиянең Европа өлеше территориясендә антициклон хөкем сөрә. Татарстан аның төньяк-көнчыгыш өлешенә эләккән. Шул сәбәпле бу көннәрдә бездә аномаль эссе көтелә. Татарстан Гидрометеоүзәк үзәге метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Якындагы көннәрдә субтропик һавалы шушы антициклон йогынтысында булачакбыз. Шуңа күрә бик югары температуралар фаразлана. 17 апрельдә көндез республикада һава температурасы +16...+21 градус, 18 апрельдә +20 градус булачак. Шимбә – 19 апрельдә исә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасының +20...+25 градуска кадәр күтәрелүен көтәбез. Якындагы көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин”, – дип сөйләп үткән ул.
Белгеч билгеләп үткәнчә, соңгы 3 тәүлектә тәүлеклек уртача температура нормадан 5-8 градуска артыграк булачак. Мондый җылы һава май ахыры-июнь башларына туры килә.
 Россия Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, якындагы декадада (16-25 апрель аралыгында) Татарстанда һава температурасының нормадан 5 градуска югарырак булуы фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез