Бу атнада Татарстанда һава торышы нинди булачагын фараздладылар

Бу атнада Татарстанда бераз гына явым-төшемле салкынча һава көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, сишәмбе һәм чәршәмбедә көндез термометрның терекөмеш баганасы +19... +24 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +6...+12 градус. Төбәкнең күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми. Бүген – 6 июньдә көндез көньяк-көнчыгыш районнарда гына яңгырлар явып үтәчәк.
Пәнҗешәмбе – 8 июньдә иртән һәм көндез урыны белән яшенле, көчле җилле яңгыр көтелә. Һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә исә +7...+12 градус.

Алдагы ике тәүлектә һава торышы әлләни үзгәрмәячәк. Көндез һава температурасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. 9 июньдә – күпчелек районнарда, 10июньдә – урыны белән аз гына яңгыр явып үтәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре