Татарстанда берничә көн дәвамында: 21еннән 25 октябрьгә кадәр болытлы һәм яңгырлы һава саклана. Көндез һава температурасы +5...+10 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +7...0 градус.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 21 октябрьдә аз-маз гына яңгыр булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +2...+7 градус.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд октябрь аенда Россиянең Европа өлешендә корылык көтелүен белдергән иде. Аның әйтүенчә, сентябрь азагындагы салкыннан соң төбәккә җылы һава әйләнеп кайта. Һава температурасының нормадан 3-3,5 градуска югарырак булуы фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез