Бу атнада Татарстанда суыта

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, һава температурасы төнлә 20 градуска кадәр төшәчәк. Алдагы көннәрдә аз гына кар-буран күзәтеләчәк. Чәршәмбе – 15 февральдә көндез –4...–9, төнлә –7...–12 градус көтелә. Пәнҗешәмбе – 16 февральдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –2...–7, төнлә –9...–14 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә – 17–18 февральдә урыны белән аз гына кар булырга мөмкин. Көндез һава температурасы  –5...–10 градус чикләрендә тирбәләчәк. 17 февраль төнендә  –9...–14, 18 февраль төнендә 15–20 градуска кадәр суытачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре