Бу атнада Татарстанда суытачагын әйттеләр

10 һәм 11 ноябрьдә Казанда җылы һава: +5...+6 градус көтелә. Урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин. «МЕТЕО» фараз үзәге Александр Ильин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип билгеләп үткән.

«Чәршәмбе көнне Татарстан башкаласында суыта. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +1 градустан өскә күтәрелмәячәк. Явым-төшем көтелми, әмма дымлылыкның югары булу сәбәпле, салкынча. Шул ук вакытта секундына 3 метрга кадәр тизлектә талгын гына җил», – дип билгеләп үткән синоптик.

«Шәһәрдә чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә бозлы яңгыр, хәтта кар яварга мөмкин. -1 градуска кадәр суыта. Әмма көндез шәһәргә җылы һава үтеп керәчәк. Шул сәбәпле яңгыр гына явачак.

«Пәнҗешәмбе көндез Казанда һава температурасы +5...+7 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга көнне дә шулай ук булачак. Соңгы эш көннәрендә җил берникадәр көчәеп, секундына 9-14 метрга кадәр җитәчәк», – дип билгеләп үткән Ильин. 

Республика буенча һава торышына килгәндә, сишәмбе – 11 ноябрьдә көндез +4...+5 градус, яңгыр. Чәршәмбе – 12 ноябрьдә температура 0 градуска төшәчәк. Явым-төшем көтелә.

«Пәнҗешәмбе көнне җылы һава агымы үтеп керәчәк. Әмма көндезге сәгатьләрдә 0...+7 градус кына. Җомгада көндез республиканың күпчелек территориясендә +5...+7 градуска кадәр җылыта», – дип йомгак ясаган сүзенә Ильин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре