Бу атнада Татарстанда шактый ук җылыта. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 9-10 ноябрьдә яңгырлы юеш кар көтелә. 9 ноябрьдә термометрның терекөмеш баганасы көндез 0...+5, төнлә -3...+2 градуска кадәр күтәреләчәк. 10 ноябрьдә көндез +2...+7 градус, төнлә 0...+4 градус җылы. Бу көннәрдә уртача температураның нормадан 3-4 градуска югарырак булыр дип фаразлана.
Башлангыч фаразларга караганда, атна ахырында – 11-12 октябрьдә республикада яңгырлар явып үтәчәк. Җылы: көндез +2...+7, төнлә 0...+5 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез