Газетага язылу

Бу атнада Владимир Путин Кеше хокуклары буенча Совет белән киңәшмә үткәрәчәк

Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышын үткәрәчәк. Бу хакта «Россия 1» телеканалы журналисты Павел Зарубинга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Һәр ел саен уздырыла торган, һәрвакыт бик кискен темалар күтәрелә торган чара – Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышы», – дип билгеләп үткән журналист.

Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет (СПЧ) – дәүләт башлыгына илдә һәм чит илләрдә кеше һәм гражданның хокукларын һәм иреген яклауны гамәлгә ашыруда ярдәм итүче консультатив орган. Аның бурычларына бу өлкәдәге законнарны бәяләү, хокук яклау оешмалары белән хакимият органнары эшчәнлеген координацияләргә булышу керә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре