Татарстанда артык эссе дә, суык та булмаган, явым-төшемле һава урнашты. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, температура күпьеллык уртача күрсәткечләр аралыгында тирбәлә. Чәршәмбегә кадәр республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, шул ук вакытта һава температурасы әкренләп күтәрелә. 22 июньдә көндез +21...+26 градус булса, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә +28 градуска кадәр эсселек фаразлана.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ял көннәрендә – 25–26 июньдә – республика антициклон йогынтысында калып, явым-төшем тукталачак. Төньяктан искән җил салкынчарак һава алып килә: шимбә көнне җылылык +19...+24 градустан артмаячак. Якшәмбедә исә термометрның терекөмеш баганасы +21...+26 градусны күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез