Бу билгеләр булса, табибка йөгер: пневмониянең 6 билгесен атадылар

Пневмониянең төп билгеләренә йөткерү, температура күтәрелү, сулыш алу кыенлашу, калтырану, тирләү һәм гомуми хәлнең начарлануы керә, дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомствода аңлатуларынча, пневмония – үпкә тукымасының ялкынсынуы, ул еш кына инфекция китереп чыгаручы бактерияләр, вируслар, гөмбәләрнең сулыш юлларына эләгүе нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип яза РИА Новости.

Үпкә ялкынсынуы мөстәкыйль авыру да, шулай ук башка авыруларның катлаулануыннан да килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, пневмониянең 80% очракта гриппның катлаулануыннан килеп чыуы ачыкланган.

Табиб-инфекционист Светлана Звонцова сүзләренчә, грипптан соң вирус аркасында үпкәләр яшен тизлегендә ялкынсына. Ул бик авыр уза һәм сулыш алуда кыенлыклар тудырырга мөмкин. Бактериаль үпкә ялкынсынуы да гриппның катлаулануыннан булырга мөмкин, ул иммунитет какшаганда икенчел инфекция буларак үпкәне зарарлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре