Бу елның 8 аенда республика бюджетына 440 млрд сум акча кергән

2025 елның сигез аенда республиканың консолидацияләнгән бюджетына 440 миллиард сум керем кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР Финанслар министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Оператив мәгълүматлар буенча, республиканың консолидацияләнгән бюджетына сигез айда 440 миллиард сум керем керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 380 миллиард сум. Гомумән алганда, керемнәрнең уңай динамикасына карамастан, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, салым керемнәре 5,3 миллиард сумга кимеде. Моның төп сәбәбе – нефть тармагыннан керемнәрнең кимүе», – диде ул.

Бюджетка кергән керемнәр хезмәт хакын вакытында түләргә, социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләргә, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләрен түләргә, Милли проектларны финансларга һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, дип өстәде Фәйзрахманов.

Татарстанның керемнәрне арттыру өчен резервлары бар, шул исәптән салым керемнәре ягыннан да, дип белдерде республика Премьер-министры Алексей Песошин.

«Керемнәр бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә килә, ләкин мөмкин булган күләмдә түгел. Мәсәлән, без хәзерге хәлне күрәбез. Алдагы чыгымнар белән беррәттән, бюджет дефицитын каплау мәсьәләсе дә актуаль. Район башлыклары муниципалитетлар белән бергә планлаштырылган керемнәрне салым бурычларын киметү хисабына туплау чараларын дәвам итәргә тиеш», – дип йөкләде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "Профессионалитет" Рөстәм Миңнеханов«милли проектлар»

Көн хәбәре