Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте. “Бу елның алты аенда балалар катнашында 206 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 227се зыян күргән”, – диде ул.
Министр әйтүенчә, балалар машина йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында бәлагә тарый. “Аерым алганда, автомобильгә тиешле саннан да күбрәк кеше утыра, саклык каешын эләктермичә йөриләр”, – диде Альмир Абашев.
Министр сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтендә балалар баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сыну һәм имгәнүләр, аннан да аянычлырагы – тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр ала. Бу елның алты аенда юл һәлакәтләрендә зыян күргән балаларның 189 ы хастаханәгә озатылган, 89 балага амбулатор ярдәм күрсәткәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез