Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтте. “2026 елның җиде ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 349,7 миллиард сум тәшкил итте.
Шул исәптән, республика бюджеты чыгымнары – 280,6 миллиард сум, җирле бюджетлар чыгымнары – 134,2 миллиард сум”, – диде ул. Гела Герасимова сүзләренә караганда, бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 59 проценты социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. “Иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып мәгариф тора. Җиде айда тупланма бюджеттан әлеге юнәлешкә 113 млрд сум акча тотылган”, – диде министр урынбасары.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез