Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Министрлар Кабинетында узган утырышта әйтте. "2026 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты 4,2 триллион сум тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк", - диде Премьер-министр.
Аның әйтүенчә, предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, шулай ук федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә. 2026 елның сигез аенда сәнәгать җитештерүе күләме 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка арткан, инвестицияләр 778 миллиард сум тәшкил иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез