27 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында республика күләмендә «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсе уздырыла. Татарстан районнарындагы оешмалар авыл хуҗалыгы продукциясен, уку йортлары исә техник иҗат эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Ярминкәдә республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 300 дән артык мәгариф оешмасы катнаша. Һәр район үз мәйданчыгын тәкъдим итәчәк. Ярминкә күңел ачу чаралары белән үрелеп барачак, кунаклар өчен иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, милли гореф-гадәтләр дә искә алыначак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, ярминкә Аграр урамы, 2 йорт адресы буенча уздырыла.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Республика ярминкә-күргәзмәсе «Профессионалитет» федераль проекты, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры китереп үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез