Татарстанда һава температурасы +14 градуска күтәрелгәннән соң берникадәр салкынайта. Шимбәдә төнлә яңгыр, юеш кар көтелә.
 Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген – 4 апрельдә кичәге кебек үк: көндез һава температурасы +9...+14, төнлә +2...+7 градус булачак. Секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көньяктан көчле җил.
Һава торышы җомгада үзгәрә башлаячак. 5 апрельдә яңгыр, төньяктан секундына 5-10, урыны белән 12 метр тизлектә җил булыр дип көтелә. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +1...+6 , көндез +6...+11 градус күрсәтәчәк.
Синоптиклар шимбә – 6 апрельдә төнлә яңгыр, юеш кар булачагын фаразлый. Көндез явым-төшем көтелми. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, урыны белән 13 метр тизлектә җил. Салкынайта: көндез +2...+7, төнлә 0...-5 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез