Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Көчле затларның өчтән бере аннан интегә. Аның аеруча 20–45 яшьлек ир-атлар арасында киң таралуы хафага сала. Ир-егетләрнең сәламәтлеге турында бөтенләй дә кайгыртмавы хәлне тагын да катлауландыра, ди табиблар. Сүзебез простатит турында. Ничек сакланырга һәм аннан котылып буламы?
Быел ун айда Татарстанда җәмәгать урыннарында 8 мең 500 җинаять кылынган. Шуларның 77 проценты кибетләрдән әйбер урлауларга туры килә. Тулаем алганда, үткән ел белән чагыштырганда барлык төр җинаятьләр кимү ягында. Ләкин куанырга ашыкмыйк. Үсмерләр, киресенчә, кырын эшләрдә бик теләп катнаша башлаган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында журналистлар белән очрашуда шул хакта сөйләделәр.
Азнакай районының Сөендек авылында гомер итүче Рәбига Шәйхетдинова шушы көннәрдә 100 яшен бәйрәм итә. Дүрт баласы, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары, әбиләрен котлап, туган йортка җыелачак. Барысы да әбиләрен, нәрсә бүләк итик, дип аптырата икән бу арада. Әбекәй берни көтми, бар якыннарының бергә җыелуы – аның өчен үзе зур бүләк.
Император Николай I Казанда нинди эз калдырган? Кемнәр белән очрашкан? Татарлар аңа карата нинди мөнәсәбәттә булган? Моннан 190 ел элек патша Казанга килгән. Шул уңайдан «Елисавета-Сергий мәгърифәтчелек җәмгыяте» фонды белән бергә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, республикабызның Мәдәният министрлыгы чаралар оештырды.
Тәсбих тарту – сөннәт. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә һәр намаздан соң тәсбих тартуы билгеле. Ә тәсбихне бары тик намаздан соң гына тартырга ярыймы? Моның өчен тәһарәтле булырга кирәкме? Дисбене бүләк итәргә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ачыклык кертте.
Бер ел элек «Нефтехим» предприятиесендә беренче тапкыр «Ел остасы» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Уңышлы тәҗрибә дәвамлы булырга охшап тора. 2026 елда чара СИБУРның дүрт сәнәгать мәйданчыгыннан катнашучыларны берләштерде.
Әбиемнең өй түрендәге киштәсендә ике кадерле истәлек тора иде: «Хәтер» китабы һәм бәрхет тышлы фотоальбом. Альбомның саргая башлаган каты битләрен ачам – һәр битендә почмаклары беркетелгән аклы-каралы фотосурәтләр саклана. Яннарында язулар да бар: «Улыбызның туе, 1974 ел», «Кызыбыз укырга керде, 1961 ел»…
Фикер өстәү
Фикерегез