Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновнең улы Рөстәмнең хатыны Рузия сөенчле яңалыгы белән уртаклашты. Ул хәзер - табиб. Шушы көннәрдә җырчының килене диплом алды.
Рузия Фәтхетдинова Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше факультетында белем алган. "Мин хәзер - табиб. Бу бик дулкынландыргыч, бу хакта сөйләве дә рәхәт! Алга таба тагын да кызыклырак булачак, мин моңа ышанам!" - дип язып куйган үзенең шәхси сәхифәсендә Рузия.
Искәртеп үтик: Рөстәм белән Рузия Дамир исемле малай үстерәләр. Яшь гаиләгә уңышлар, бәхет, аерым алганда Рузиягә җаваплы эшендә сабырлык һәм бәрәкәт телик!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез