Буа районы халкы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән өч йөк машинасы җибәрде

Буадан алгы сызыкка гуманитар ярдәм төялгән өч йөк машинасы җибәрелгән. Ярдәм составында – җиңел автомобиль, бортлы УАЗ машинасы, мотоцикл һәм квадроцикл. Әлеге транпорт чаралары хәрбиләрнең бурычлар үтәү өчен мобильлеген арттырачак. Бу хакта Татар-информ яза.

Колоннада шулай ук БПЛА ачыклау өчен заманча җайланмалар, элемтә чаралары, оптик прицеллар, азык-төлек продуктлары, кием-салым һәм башка беренчел кирәк-ярак әйберләр бар. Лисичанск халкы өчен аерым йөк әзерләнгән.

Ярдәм район предприятиеләре, актив кешеләр, студентлар һәм мәктәп укучыларының уртак тырышлыгы белән җыелган һәм җибәрелгән.

Район башлыгы Ранис Камартдинов йөкне алгы сызыкка илтеп тапшырачак волонтерларга аерым рәхмәт белдерде һәм аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bua-raiony-xalky-maxsus-operaciya-zonasyna-gumanitar-yardam-toyalgan-oc-iok-masinasy-ibarde-5911193

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре