«Бриллиант» юбилярлар – озак мәхәббәт һәм тугрылык символы
  Мөхтәрәм кунаклар арасында – Кәлимуллиннар һәм Камаловлар гаиләләре. Кәлимуллиннар гаиләсе — Фәһим Хәсәнҗан улы һәм Фәния Кадыйр кызы кырык елдан артык Иске Тинчәле авылының «Идел» колхозында хезмәт куйганнар. 
Камаловлар гаиләсе – Водоканалда хезмәт куйган Искәндәр Фәсхетдин улы һәм сәүдә өлкәсендә эшләгән Мәрьям Борһан кызы шулай ук 40 елдан артык бергә. Бу гаиләләр хезмәт һәм тормыш юлы дәвамында үзара аңлашуның үрнәге.
«Алтын» юбилярлар – тотрыклылык һәм мәхәббәт символы.
  Бу категориягә Садыйковлар гаиләсе керә. Гомәр Нәбиулла улы һәм Сания Һадиевна Буа машина төзү заводында 40 еллык хезмәт юлы узганнар. Аларның гаилә тормышы - нык һәм тату пар үрнәге.
Аверьяновлар да 40 ел инде бергә, гомеренең күп өлешен гаилә башлыгы Юрий Михайлович шулай ук Буа машина төзү заводында хезмәт куйган, ә Надежда Александровна район кулланучылар берлегендә эшләгән.
  Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм ихлас котлауларын җиткерделәр. Эльвира Әхмәтова ассызыклаганча, республикада гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә, яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча программалар кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                    
                             
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез