Газетага язылу

Буада коткаручылар 12 яшьлек малайның гомерен саклап калган

Буа шәһәрендәге буада коенганда бата башлаган 12 яшьлек малайны коткаручылар вакытында судан чыгарып, беренче ярдәм күрсәткән.

Вакыйга турында хәбәр «ГЛОНАСС 112» системасына көндезге 16:35тә килгән. Малай суда тончыга башлагач, пляжда кизү торган ОСВОД коткаручылары шунда ук ярдәмгә ашыккан.

Белгечләр баланы ярга чыгарып, реанимация чаралары үткәргән. Аннан соң аны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.

Зыян күргән малай Буа үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналарга балаларны сулыклар янында күзәтүсез калдырмаска, ял өчен бары тик җиһазландырылган пляжларны сайларга һәм суда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен даими аңлатырга чакыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре