Татарстан шефлык итә торган Лисичанск шәһәренә Буадан гуманитар йөк илтеп тапшырылды. Яшелчәләр һәм шәһәр халкына кирәкле корыч торбалар инде бушатылган, киләсе бурыч – махсус операциядә катнашучыларга автомобильләр һәм посылкалар китерү. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Барлыгы 2 километрдан артык корыч торба һәм 7 тонна яшелчә илтеп тапшырылган.
«Бергә без көчле, бергәләп без алгы сызыкта булганнарга ярдәм итәбез. Гуманитар йөк җыю һәм илтүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт», – ди район башлыгы Ранис Камартдинов.
Хәрбиләргә шефлык ярдәме партиясенә бронежилетлар, госпитальләр өчен медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр керә. Махсус операция катнашучыларына шулай ук өч берәмлек техника: мотоцикл һәм ике автомобиль тапшырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез