Бүген дөнья халкы Көлке көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан без танылган шәхесләр белән иң истә калган шаярулар, тормышта юморның роле, алдау һәм алданулар турында сөйләштек.
«Зөфәр музыкантыбызны алдаган иде»
Зәйнәп Фәрхетдинова (Татарстанның халык артисты):
– «Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый», – дип җырлана бит. Әлбәттә, барысы да кирәк, барысы да үз урынында булырга тиеш: уены да, көлкесе дә. Кызыклы хәлләр күп булды инде. Кайвакыт телефоннан берәр ят хәбәр җиткерәләр дә, ышанып беткәч кенә, «Әй, бүген бит 1 апрель!» – дип елмаеп куям. Бер елны Зөфәр Көлке көнендә музыкантыбызны алдаган иде. Шалтыратып, тавышын үзгәртте дә: «ЖКУдан хәбәр иттеләр: бер сәгатьтән су бетә», – диде. Тегесе бөтен буш савытка су тутырган, ванналарына кадәр су җыйган. Күпмедер вакыттан соң Зөфәр яңадан шалтыратып: «Мин идем ул, су җыйдыңмы соң?» – дигәч, көлешкән идек рәхәтләнеп.
Күңел шат, сөенерлек вакыйгалар булсын! Көлке көнендә дә, башка матур чараларда да халыкны көлдерерлек юмор осталары күбрәк булсын иде, дип телим.
«6 сентябрьдә барасы урынга 6 августта килгәнмен»
Раяз Фасыйхов (Татарстанның халык артисты):
– Кеше көлеп, елмаеп яшәсә, рәхәтрәк бит ул. Һаман борчылып, мәшәкатьләнеп, турсаеп яшәргә калмасын иде инде. Мин үзем шаяруны бик яратам. Төгәл 1 апрельдә алдануымны хәтерләмим. Ә болай кызыклы очраклар күп була минем белән. Берсендә 6 сентябрьдә җырларга тиешле чарага 6 августта бардым. Карыйм, кеше юк, ут юк, каршы алучы юк. Администраторыма шалтыраткач кына бер айга ялгышып килүемне аңладым.
Икенче очрак: Петербургка җырларга барганда, кайтыр өчен дә билет алып куйдым. Анда да апрельгә аласыны май аена алганмын. Менә шундый кызык та, кызганыч та хәлләр булгалый.
«Самарага бармый кала яздым»
Лилия Мәхмүтова (Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артисты):
– Бүген алдана яздым. Самарага гастрольләргә җыенабыз, иртән таңнан торып, чәй куеп йөргәндә, үзебезнең театр артистларының «Ватсап» төркеменә хәбәр килде: «Җәмәгать, бүген Самарага бармыйбыз, планнар үзгәрде». Чәйнегемне сүндердем дә, бер-ике сәгать йоклыйм әле, дип, барып яттым. Яңадан хәбәр килеп төште: «Җәмәгать, бу 1 апрель шаяруы иде, Самарага бару үз көчендә, сәгать 8 дә театр ишегалдыннан кузгалабыз». Менә шундый кызыклы хәлләр булгалый бездә.
«Партаны акбур белән буяулар...»
Фәнис Җиһанша (Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты):
– Көлке көне – тарихи бәйрәм. Мәҗүси бәйрәм дип тә әйтергә була аны. Кышны алдап, карт карачкы итеп ясап, аны күмеп куя торган булганнар да, кем күмгәнен белгертмәс өчен, кешеләр битлек киеп йөргән. «Мин түгел, мин түгел», – дип шаярып, үзләренчә бәйрәм ясаганнар. Шулай башланган Көлке көнен уздыру. Бүген ул бөтен дөньяда бәйрәм ителә.
Без бала чакта Көлке көнендә мәктәпкә барганда ук шаярыша идек. Партаны акбур белән буяулар, укытучыларны «әнә, тегендә карагыз әле», «аркагызга әйбер ябышкан» дип алдаулар... Бик күңелле иде!
Миңа калса, кайчак чишелеше юктыр сыман тоелган вакыйгаларны да шаярып, көлеп хәл итү ике якка да файдалы. Шәүкәт Галиевның «Көлегез» шигыре искә төште.
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый.
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Һәммәбезгә дә ярый.
Сау-сәламәт, таза була,
Шаярган, көлгән кеше.
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше.
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә.
Тик үзебез генә калмыйк
Әй адәм көлкесенә.
Кадрия Хәммәдиева сораштырды
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез